Һәр кешенең яраткан укытучысы, остазы бар hәм аның турында үз күңелендә хатирә саклый.10 мартта Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен Россиядә игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган «Педагог исем генә түгел, педагог күңел халәте» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара башында балалар игътибарына " Укытучы.Остаз».ролигы тәкъдим ителде. Соңыннан иске фотоларны карадык һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган барлык укытучыларны искә төшердек.Чара ахырында һәр катнашучы үзенең беренче укытучысы турында сөйләде.
Иске Мичән мәдәният йортында 26 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Кунак бит шоу" дип исемләнгән чара узды. Тантана авыл җирлеге башлыгы котлавыннан башланып китте. Чарада шулай ук Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.Бәйрәм атмосферасында бергәләп күңел ачып, бергәләп аралашу тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм кичәсе тантанада катнашучыларның кәефен күтәрде, барысында да уңай тәэсирләр калдырды.
Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә тәмамланган.12 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында яшүсмерләр белән шәһәрнең әлеге героик оборонасы хөрмәтенә стена газетасы чыгарылды. Стена газетасын чыгару-яшүсмерләрнең үз-үзләренен хис-тойгыларын белдерү чарасы. Газета аларга үз фикерләрен, идеяләрен әйтергә өйрәнергә,үзләрен, әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә һәм яшүсмерләр арасында дуслык, үзара аңлашу мөнәсәбәтләре урнаштырырга ярдәм итә.
Календарьда илебезнең героик елъязмасына мәңгегә язылган даталар бар. Шуларның берсе-Сталинград сугышы. Иделдәге Бөек сугыш, аның кебек канкойгыч сугышны кешелек тарихы белми. 10 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен батырлык дәресе узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Сталинград сугышының барышы, шәһәр һәм аның халкы тарихындагы әһәмиятле көннәр, Сталинградны саклаучыларның батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар Мамай курганындагы " Сталинград сугышы геройларына» мемориаль комплексында виртуаль сәяхәттә булдылар.Монда 1942-1943 елларда барган сугышлар турында һәм мәһабәт мемориал булдыру тарихы турында тыңладылар. Экскурсия балаларда герой-шәһәр Волгоград тарихына кызыксыну уятты һәм патриотизм тәрбияләде.
Бүген, 27 гыйнварда Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Блокада икмәге» Хәтер акциясенә кушылды һәм балалар өчен «Ленинград блокадасы – батырлык символы» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора — Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә нәкъ менә шундый минималь норма икмәк бирү билгеләнгән иде.
Терроризм-гомумән кешелеккә һәм һәрбер кешегә каршы җинаять. Россиядә һәм бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризм белән көрәшергә генә түгел, ә ин мөһиме һәм нәтиҗәлерәге аның килеп чыгуын кисәтергә кирәклеген белергә тиеш. Террорчылар-тоткынлыкка алучы, кеше күп булган урыннарда шартлаулар оештырган, корал кулланган кешеләр. 18 гыйнвар көнне Иске Мичән авыл мәдәният йорты мөдире халык белән "Террорчылык гаепләнә" дип аталган әңгәмә үткәрде. Әгәр сине тоткынлыкка алсалар, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, шикле әйбер тапсалар, нәрсә эшләргә кирәклеге турында анлатылды.
Яңа ел - иң якты һәм истә калучы бәйрәм. Ул безне тылсым һәм могҗизалар иленә илтә, күңелләрдә якты хис уята. 24 декабрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Тан» балалар бакчасы балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды. Балалар күңел ачтылар, җырладылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бу көн балалар өчен бәхет һәм шатлык, могҗизалар һәм Тылсым көне булды.Мәдәният хезмәткәрләре чараны әзерләүдә катнаштылар, фото һәм видеога төшерү оештырдылар, шулай ук музыкаль бизәлеш белән булыштылар.