Терроризм-гомумән кешелеккә һәм һәрбер кешегә каршы җинаять. Россиядә һәм бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризм белән көрәшергә генә түгел, ә ин мөһиме һәм нәтиҗәлерәге аның килеп чыгуын кисәтергә кирәклеген белергә тиеш. Террорчылар-тоткынлыкка алучы, кеше күп булган урыннарда шартлаулар оештырган, корал кулланган кешеләр. 24 апрель көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында яшүсмерләр белән "Террорчылык гаепләнә" дип аталган әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында яшүсмерләргә әгәр тоткынлыкка алсалар, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, шикле әйбер тапсалар, нәрсә эшләргә кирәклеге турында анлатылды.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларын алдылар.