Бүген, 27 гыйнварда Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Блокада икмәге» Хәтер акциясенә кушылды һәм балалар өчен «Ленинград блокадасы – батырлык символы» дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора — Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә нәкъ менә шундый минималь норма икмәк бирү билгеләнгән иде.
Терроризм-гомумән кешелеккә һәм һәрбер кешегә каршы җинаять. Россиядә һәм бөтен дөньяда балалар һәм өлкәннәр терроризм белән көрәшергә генә түгел, ә ин мөһиме һәм нәтиҗәлерәге аның килеп чыгуын кисәтергә кирәклеген белергә тиеш. Террорчылар-тоткынлыкка алучы, кеше күп булган урыннарда шартлаулар оештырган, корал кулланган кешеләр. 18 гыйнвар көнне Иске Мичән авыл мәдәният йорты мөдире халык белән "Террорчылык гаепләнә" дип аталган әңгәмә үткәрде. Әгәр сине тоткынлыкка алсалар, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде, шикле әйбер тапсалар, нәрсә эшләргә кирәклеге турында анлатылды.
Яңа ел - иң якты һәм истә калучы бәйрәм. Ул безне тылсым һәм могҗизалар иленә илтә, күңелләрдә якты хис уята. 24 декабрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Тан» балалар бакчасы балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланды. Балалар күңел ачтылар, җырладылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бу көн балалар өчен бәхет һәм шатлык, могҗизалар һәм Тылсым көне булды.Мәдәният хезмәткәрләре чараны әзерләүдә катнаштылар, фото һәм видеога төшерү оештырдылар, шулай ук музыкаль бизәлеш белән булыштылар.