Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү чаралары дәвам итә. Җәмгыятьне Җиңү бәйрәменә тарту, геройларны искә алу максатыннан "Җиңү тәрәзәләре" акциясе үткәрелә. Югары Шытсу мәдәният йорты да бу Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән мәдәният йорты тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары: мәңгелек ут, салют, күгәрченнәр белән бизәделәр.
Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөтенроссия “Георгий лентасы” акциясе старт алды. Акция вакытында миллионнарча кеше шартлы рәвештә сугыш даны символы булган Георгий лентасын Ватан өчен көрәшүчеләргә хөрмәт йөзеннән киемнәренә тагалар. 4 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Георгий лентасы” акциясенә кушылдылар. Бу чараның максаты - яңа буынга сугышта җиңүнең ничек яуланганын, без кемнәрнең варислары, кемнәр белән горурланырга, кемнәрне истә тотарга тиеш икәнне төшендерү. Балаларга ике төс – кара һәм кызгылт – сары нәрсә белдергәне аңлатылды. Шулай ук Җиңү символларының тарихын тыңладылар, киемнәренә Георгий ленталары беркеттеләр. Соңыннан ленталар һәм тынычлык символы булган кәгазьдән ясалган күгәрченнәрне авылдашларга тараттылар, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
1 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенен сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Алар Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган чыгышта җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, музыка уен коралларында уйнадылар, яңа китаплар һәм вакытлы матбугат белән таныштырдылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе белән таралышты.
Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 30 апрель көннне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Алар һәрберебезнең язмышында” дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичә сугыштан соң безнең районга укытучы итеп билгеләнеп, 40 елга якын Югары Шытсу башлангыч мәктәбендә белем биргән Мария һәм Иван Гордеевларга багышланды. Алар Югары Шытсу халкының бөтенесенең диярлек беренче укытучылары булганнар. Безнең авылда алар өйләнешәләр, 6 балалары туа, 5 балалары бүгенге көндә исән-сау, Казанда һәм Татарстанның төрле районнарында яшиләр, һәм алар гаиләләре белән бүгенге кичәнең кунаклары булдылар. Җирлек җитәкчеләре, Түбән Шытсу төп мәктәбе коллективы, “Саба таңнары” газетасы корреспонденты Ф.Вилданова, Гордеевларның балаларының дуслары, якыннары, сыйныфташлары катнашты. Кичәдә шулай ук Мария һәм Иван Гордеевларның укучылары да чыгыш ясады. Укытучы Гордеевларның документлары, казанышлары, мактау кәгазьләреннән торган күргәзмә дә әзерләнде. Иван Гордеев районда “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе алган икенче кеше була. Мария һәм Иван Гордеевларның РСФСРның Мәгариф министрлыгы бүләкләре дә байтак. Ике кызлары һәм бер уллары әти-әниләренең юлын дәвам итеп, укытучылык һөнәрен сайлаганнар. Тематик кичә истәлекләргә, җыр-биюләргә, шигырьләргә бик бай булды.Чөнки Гордеевларның балалары үзешчән артистлар да: композитор, шагыйрь, җырчы, биючеләр. Шулай ук алар мәдәният йортыбызның музей-почмагына махсус ясаткан фотолар да бүләк иттеләр. Кичә бик җылы, күңелдә калырлык булды. Ахырдан зал басып алкышлады. Чара чәй табыны белән тәмамланды.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Г.Тукайның туган көне 26 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Тәрҗемә ит” дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады, “Дубая” гөсләчеләр кече ансамбле Г.Тукай сүзләренә язылган җыр көйләрен башкарды. Икенче өлеш “Тәрҗемә ит” уены белән башланып китте. Катнашучылар 3 тур үтте. Алар интеллектуаль биремнәр чиштеләр, татарча һәм русчага сүзләр, сүзтезмәләр тәрҗемә иттеләр. Ә тамашачылар белән “Тылсымлы тартма” уены уйналды. Тартма эченнән берәр әйбер алып, аның рус һәм татар телендәге атамасын әйтергә тиешләр иде. Чарада катнашучылар шагыйрь һәм туган тел турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 25 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр. Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Шулай ук Ә.Сәлахның “Каеннар юлы” китабыннан тематик өзек тыңладылар. Чара ахырында Чернобыльдә батырлык, түземлек күрсәткән кешеләр турында презентация күрсәтелде.
Кубыз музыка уен коралы буларак күп кенә халыкларда яшәп килә. Ул концертта, өйдә уйнар өчен кулланыла. Ансамбльдә башка музыка уен кораллары белән дә әйбәт яраклаша. Көйгә ритмик рәсем бирер өчен аккомпанемент буларак та бара. Нәкъ менә шушы турыда 18 апрель көнне Пушкин картасы белән Югары Шытсу мәдәният йортында үткәрелгән “Кубыз көйләре” дигән мастер-класста әңгәмә корылды. Чарада катнашучылар кубызда уйнау серләренә төшенделәр. Балалар кабатланмас тавышның бармакларның үзенчәлекле хәрәкәте ярдәмендә туганын белделәр. Кубыз тавышының бай яңгырашы тын алу техникасына һәм авазларның артикуляцион эшчәнлегенә бәйле. Шулай ук музыкант осталар кубызда уйнаган видеороликлар да каралды. Катнашучылар күп нәрсәнең башкаручының осталыгыннан торганын да аңладылар.
Йолдызларга очу хыялы кешелекне һәрчак озата барган. Күп кенә илләрдә җирнең тарту көче, аны җиңәргә тырышучы кешеләр турында риваятьләр дә туган. 12 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Укучылар өчен мәдәният” (“Цифрлы мәдәният”) проекты кысаларында Космонавтика көненә үткәрелгән “Кеше, галәм” дигән мәгълүмат программасында шул турыда сөйләштеләр. Катнашучылар бу көннең тарихы, космонавтлар турында исләренә төшерделәр. Программа барышында тематик презентация һәм китаплардан балалар хезмәтләре космос белән бәйле булган галимнәр, конструкторлар турында белделәр. Шулай ук викторина сорауларына да җаваплар бирделәр. Ахырдан катнашучылар кечкенә самолётлар ясадылар. Чарада бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерелде.
Сәламәт булу – кешенең табигый теләге, иртәме-соңмы, ул бу турыда уйлана. 7 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Модада - сәламәт булу” дигән уен тренингында нәкъ менә шул хакта сүз барды. Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше, аны үтиләрме – катнашучылар шул сорауларга җаваплар бирделәр. “Ышанам-ышанмыйм”, “Сәламәтлекне нәрсә формалаштыра” кебек күнегүләр эшләделәр, наркотикларга каршы темага әңгәмә алып бардылар. Ахырдан гимнастик күнегүләр ясалды һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды.
Балаларны бәхетле итүнең иң яхшы алымнарының берсе – аларны әйбәт юморга өйрәтү, көлү урынлы булганда бөек икәнлеккә төшендерү. Шушы максат белән 1 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Беренче апрель ыгы-зыгысы” дигән музыкаль – биюле программа оештырылды. Чараның башында балалар бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар. Аннан клоун белән күңелле сораулар, биремнәр үтәделәр. Иң озак көлүгә дә конкурс үткәрелде. Ахырдан катнашучылар баллы призга ия булдылар. Чарадан һәркем күңеллелекнең, көлүнең җылысын тоеп таралышты.