ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2023 ел
шимбә

  15 май – Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан 13 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Гаилә учагы традицияләре” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Чара бәйрәм белән котлаудан башланып китте. Балалар алып килгән гаилә фотоларыннан, казанышларыннан күргәзмә оештырылды. Һәркем үзенең гаилә бәйрәмнәре, шөгыльләре, гореф-гадәтләре турында кызыклы итеп сөйләде. Аннан балалар гаилә турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Тематик конкурслар оештырылды. Кичә ахырында катнашучыларга бүләкләр өләшенде.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

12
май, 2023 ел
җомга

   12 майда Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә авыл фельдшеры Набиуллина А.А. белән “Сәламәтлек- уңышка юл” дигән очрашу уздырдылар. Башта балалар белән фельдшерны һөнәри бәйрәме белән котладык. Набиуллина А.А. үзенең һөнәре турында сөйләде, гигиена таләпләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерде. Шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Иртәнге зарядка, дөрес туклану, начар гадәтләр, спорт белән шөгыльләнү буенча әңгәмә алып барылды. Ахырдан балалар тематик табышмакларга җаваплар таптылар, сәламәтлек турында китапчыклар белән таныштылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

   «Җиңү флаглары” акциясе – кешеләрнең берләшүен һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәтен белдерүче бөтенроссия  флешмобы. Акция кысаларында җиңүгә ныклы ышаныч, өмет, батырлык, авыр югалтуларның билгесе итеп Җиңү флагларын өй, оешма, предприятие тәрәзәләренә эләләр. Җиңү көнендә Югары Шытсу мәдәният йорты да “Җиңү флаглары” Бөтенроссия акциясенә кушылды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Бөек Ватан сугышы елларында җыр солдатларны көрәшкә өндәгән, ял вакытларында җылыткан, кайгыда юаткан, яшәргә көч биргән. Сугыш турындагы җырлар – безнең хәтер ул. Ул җырлар буыннан буынга күчәләр, халыкның батырлыгы турында искә төшерәләр. 9 Май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында шул турыда сүз барды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә “Җиңү җырлары” акциясенә кушылдылар. Алар сугыш чоры җырларын башкарып, видеоларны билгеле хештеглар белән социаль челтәргә урнаштырдылар. Җиңү җырлары илебезнең барлык почмакларында яңгырасын өчен, эстафетаны дусларына тапшырдылар. Сугыш чоры җырларын башкару  совет халкының нинди батырлыклар эшләгәнен истән чыгармаска бер адым булып тора. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

9
май, 2023 ел
сишәмбе

Үзенә тормыш бүләк иткәннәрне хәтерләгән халык яши, дигән сүз. 2023 елда “Үлемсез полк” төрле форматта үткәрелә. Бөтенроссия “Хәтер стенасы” акциясе – Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясенең яңа бер төре. Бу чараның уникальлеге шунда, теләгән һәркем, үзенең батырларын искә төшереп, катнаша ала. Югары Шытсу мәдәният йортында “Хәтер стенасы” акциясе үтте. Балалар белән аларның Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының, туганнарының портретларын стенага беркеттек. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган  митинг – концерт "Җиңү һәрберебезнең күңелендә яши" дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил – Саба муниципаль районының милек һәм җир палатасы рәисе Галиуллин А.М. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр, веноклар салынды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү чаралары дәвам итә. Җәмгыятьне Җиңү бәйрәменә тарту,  геройларны искә алу максатыннан "Җиңү тәрәзәләре" акциясе үткәрелә. Югары Шытсу мәдәният йорты да бу  Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән мәдәният йорты тәрәзәләрен Бөек Җиңү символлары: мәңгелек ут, салют, күгәрченнәр белән бизәделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

   Җиңү бәйрәме уңаеннан Бөтенроссия “Георгий лентасы” акциясе старт алды. Акция вакытында миллионнарча кеше шартлы рәвештә сугыш даны символы булган Георгий лентасын Ватан өчен көрәшүчеләргә хөрмәт йөзеннән киемнәренә тагалар. 4 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Георгий лентасы” акциясенә кушылдылар. Бу чараның максаты - яңа буынга сугышта җиңүнең ничек яуланганын, без кемнәрнең варислары, кемнәр белән горурланырга, кемнәрне истә тотарга тиеш икәнне төшендерү. Балаларга ике төс – кара һәм кызгылт – сары нәрсә белдергәне аңлатылды. Шулай ук Җиңү символларының тарихын тыңладылар, киемнәренә Георгий ленталары беркеттеләр. Соңыннан ленталар һәм тынычлык символы булган кәгазьдән ясалган күгәрченнәрне авылдашларга тараттылар, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

1
май, 2023 ел
дүшәмбе

1 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенен сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Алар Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган чыгышта җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, музыка уен коралларында уйнадылар, яңа китаплар һәм вакытлы матбугат белән таныштырдылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе белән таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

   Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 30 апрель көннне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Алар һәрберебезнең язмышында” дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичә сугыштан соң безнең районга укытучы итеп билгеләнеп, 40 елга якын Югары Шытсу башлангыч мәктәбендә белем биргән Мария һәм Иван Гордеевларга багышланды. Алар Югары Шытсу халкының бөтенесенең диярлек беренче укытучылары булганнар. Безнең авылда алар өйләнешәләр, 6 балалары туа, 5 балалары бүгенге көндә исән-сау, Казанда һәм Татарстанның төрле районнарында яшиләр, һәм алар гаиләләре белән бүгенге кичәнең кунаклары булдылар. Җирлек җитәкчеләре, Түбән Шытсу төп мәктәбе коллективы, “Саба таңнары” газетасы корреспонденты Ф.Вилданова, Гордеевларның балаларының дуслары, якыннары, сыйныфташлары катнашты. Кичәдә шулай ук Мария һәм Иван Гордеевларның укучылары да чыгыш ясады. Укытучы Гордеевларның документлары, казанышлары, мактау кәгазьләреннән торган күргәзмә дә әзерләнде. Иван Гордеев районда “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе алган икенче кеше була. Мария һәм Иван Гордеевларның РСФСРның Мәгариф министрлыгы бүләкләре дә байтак. Ике кызлары һәм бер уллары әти-әниләренең юлын дәвам итеп, укытучылык һөнәрен сайлаганнар. Тематик кичә истәлекләргә, җыр-биюләргә, шигырьләргә бик бай булды.Чөнки Гордеевларның балалары үзешчән артистлар да: композитор, шагыйрь, җырчы, биючеләр. Шулай ук алар мәдәният йортыбызның музей-почмагына махсус ясаткан фотолар да бүләк иттеләр. Кичә бик җылы, күңелдә калырлык булды. Ахырдан зал басып алкышлады. Чара чәй табыны белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International