6 июльдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бердәм фольклор көненә “Этник пазл” дип аталган шәфкатьлелек һәм дуслык дәресе үтте. Катнашучыларга башта бу көн турында мәгълүмат бирелде. Халык гореф-гадәтләрне буыннан буынга тапшыра. Балалар халык бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен исләренә төшерделәр, халык авыз иҗаты турында сөйләделәр. “Түгәрәк уен” журналларына күзәтү үткәрделәр. Чараның ахырында татар, башкорт, рус, удмурт халык уеннарын уйнадылар. Мондый дәресләр җәмгыятьтә Россия халыкларының фольклор мирасын саклау, үстерүгә йогынты ясый.
5 июль көнне А.С.Пушкинның 225 еллыгына багышланган чаралар кысасында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Там, на неведомых дорожках...” дигән танып-белү уены үткәрделәр. Катнашучылар А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында гына белеп калмыйча, аның әсәрләре буенча сәяхәт тә иттеләр. “Әкиятләрне иң яхшы белүче”, “Сүзен әйт” биремнәрендә балалар шагыйрьнең әсәрләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук әкият геройларының хатлары, әкиятләргә иллюстрацияләр белән дә эшләделәр. Уздырылган чара тагын бер кат А.С.Пушкинның әдәби дөньясына керергә һәм шигърияте матурлыгына сокланырга мөмкинлек бирде.
Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында 2 июль көнне “Остаз турында сөйләшәбез” дигән әңгәмә үтте. Үсеп баручы буынның тормышында остазларның тоткан урыны турында сөйләшенде. Ә балалар алар өчен остаз булып таянырдай, киңәш сорардай, серне сыйдыра торган әти-әниләре, туганнары, укытучылары, берләшмә җитәкчеләре торганны әйттеләр. Әңгәмә барышында “Түгәрәк уен”, “Татарстан” журналларының яңа саны белән таныштылар. Алардан милли кием, ризык буенча остазлар, яшь блоггерлар турында белделәр. Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте.
22 июньдә безнең илебез Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгеләп үтә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. Балалар “Алар илгә җиңү алып кайтты” папкасы белән таныштылар, исемлектән үзләренең бабаларының исемнәрен таптылар, авылның сугыш ветераннарын искә алдылар, сугыш чоры балалары, яшь геройлар турында тыңладылар. Соңыннан шәмнәр яндырып, бер минутлык тынлык белән Ватан өчен сугышта башларын салганнарны искә алдылар.
Укытучы һәм остаз елы кысаларында 20 июнь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Мәктәп галәме” дигән уен программасы оештырылды. Чара башында балалар мәктәп, дәресләр, тәнәфесләр, мәктәптәге кызык хәлләр турында әңгәмә кордылар. Уенны тематик викторина сорауларына җавап бирү, мәктәп программасындагы әдәби әсәрләрне, аларның авторларын тану белән дәвам итте. “Күңелле тәнәфес”, Грамотей”, “Санамышлар” кебек уеннар уйналды. Чара мавыктыргыч үтте.
Халыкның иң яхшы гореф-гадәтләренең берсе – милли уеннар. Барлык заманнарда да халык балаларга сәламәт, кыю булып үсәргә булыша торган уеннар уйлап тапкан. Халык уеннары балаларны милли җанлы итеп тәрбияләүдә дә зур роль уйный. 16 июнь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Uen Fest" фестивале кысаларында балалар белән халык уеннары онлайн-марафонында катнаштылар. Видеога “Капкалы” уены төшерелде. Балалар бик теләп уйнадылар, үзләренең җитезлекләрен, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Сабан туеның бер өлеше булып борынгыдан ук бирнә җыю торган. Бирнәне төрле уеннарда җиңүчеләр, көрәштә батыр калучыларны бүләкләү өчен җыйганнар.3 июнь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Шытсу җирлеге башлыгы белән берлектә сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Авылдашлар үзләренең бүләкләрен тапшырдылар, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр. Җылы сүзләр яңгырады, уңышлы еллар теләнде. Бирнә җыючылар һәркемгә үзләренең рәхмәтләрен күңелле җырлар аша җиткерделәр, сабан туена чакырдылар. Бәйрәм чарасы җанлы, күңелле үтте.
Каюм Насыйри – XIX гасырның әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе, 40 тан артык фәнни эш авторы. Аның тәрбия темасына язган хезмәтләре бүгенге көндә дә актуаль. Этнограф буларак, татар халык иҗатының да күп үрнәкләрен җыйган. 23 май көнне Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә үткән К.Насыйринең 200 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Татар мәгърифәте даһие” дигән уен – викторина нәкъ менә шул турыда сөйләшүдән башланып китте. Чара барышында балалар мәгърифәтченең әсәрләре белән дә таныштылар. Соңыннан һәркем тематик уен – викторина сорауларына җавап бирде.
19 май көнне Россиядә Пионерия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин картасы белән “Һәрвакыт әзер бул!” дигән җыр кичәсе үткәрделәр. Чара барышында балалар бик кызыксынып пионер оешмасының тарихы турында тыңладылар, октябрят, комсомоллар турында белделәр, “пионер” сүзенең килеп чыгышы, өндәү белән таныштылар. Пионер атрибутлары, символлары, законнары, газеталары, җирлек мәктәбе пионервожатые турындагы папка, китаплар белән тематик күргәзмә әзерләнде. Ә кичәнең төп өлеше “Взвейтесь кострами”, “Наш край” кебек пионер җырларын өйрәнү булды. Ахырдан бергәләп «Алые паруса», «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались» һәм «Салют сиңа, Муса Җәлил» җырлары башкарылды.
18 май, Халыкара музейлар көнендә, күп кенә музейлар үзенең ишекләрен ача. Музейлар үткәннәр яңара торган хәтер истәлеге урыны. Анда төрле халыкның көн-күрешен, башка илләрдәге тормышның тарихи үзенчәлекләрен, узган гасырларда кешеләр ничек яшәгән, - барысын да белергә мөмкин. Бу көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Тарихка сәяхәт” дигән танып-белү сәгате үтте. Балалар музейның ни икәнен, музейда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. Шулай ук балалар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга мәдәният йортының авылдашлар бүләк иткән элекке әйберләр тора торган музей-почмагында да таптылар. Алар музейларның ил тарихы, туган як тарихы икәнлегенә инандылар.