14 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем яраткан геройларым” дигән мультипликацион сәгать үткәрелде. Мультфильмнар кино, рәсем, спектакльләр кебек тәрбияви сәнгать төре. Балалар “Мультфильмнар белгечләре” викторина сорауларына җавап бирделәр, яраткан геройлары турында сөйләделәр, мультфильм төрләре турында белделәр. Соңыннан һәркем мультфильмнан рәсемнәр буяды һәм бүләккә ия булды.
25 сентябрь көнне Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Гореф-гадәтләр варислары” дигән иҗади кичә үткәрделәр. Кичә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашудан башланды. Балалар татар халкының, авылның гореф-гадәтләре, милли уеннар, тематик китаплар белән таныштылар. Шулай ук балалар уеннары оештырылды. Ә аннан «Яшь күңел» ансамбленә йөрүчеләр җыелды. Алар халык җырларын, үзләренең яшьлек җырларын башкардылар, ансамбль репертуарын искә төшереп,киләчәк иҗади номерлар турында әңгәмә кордылар.
Яшь буында Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның үткәне, бүгенгесе белән таныштыру бик мөһим роль уйный. Шул максат белән Татарстан Республикасы көне уңаеннан 27 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Минем Татарстаным” дигән уен – викторина уздырдылар. Чара барышында балалар Татарстан көне тарихы, Ватанның башкаласы, шәһәрләре, авыллары турында белделәр, Республика символларын исләренә төшерделәр. Шулай ук викторина сорауларына җаваплар бирделәр, “Кем күбрәк?”, Кече Ватаным” кебек уеннар уйнадылар. Чара ахырында “Татарстан” журналы белән таныштылар, күзәтү үткәрделәр.
Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин иҗаты гомер буена озата бара. Бик күп буын аның шигырьләрен укыган, укый һәм укыячак. 25 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чаралар кысаларында “Мин гаҗәеп мизгелне хәтерлим” дигән шигъри флешмоб оештырдылар. Һәр катнашучы классикның шигырьләреннән яки әкиятләреннән өзек укыды. Чара барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
6 август көнне Укытучы һәм остаз елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты техник хезмәткәре Сәлимҗанова Х.Х.ның юбилее уңаеннан “Үз һөнәрендә һәркем остаз” дигән тематик кичә үткәрделәр. Юбиляр тамашачыларны үзенең тормыш юлы белән таныштырды, әби- бабасының, әти-әнисенең хезмәт юлларын ничек дәвам иткәнлеген сөйләде. Аларның клубта, мәдәният йортында техник хезмәткәр стажы 100 елдан артык. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., гаиләсе, балалары, оныклары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, авылдашлары котлады. Һәркем үзенең истәлекләре белән уртаклашты, җыр-шигырь бүләк итте, рәхмәтен белдерде. Тематик кичә җанлы, җылы, файдалы итеп, бер тында үтеп китте.
5 август көнне Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Кәнәфи чишмәсе буенда “Моңнар кайтсын авылга” дигән ял кичәсе – кичке уен оештырдылар. Кичә мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән башланып китте. Гадәт буенча чара авылыбыз гармунчылары башкаруында “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән дәвам итте, җырга башкалар да кушылды. Аннан "Наза", "Әйләндерешле", "Биш парлы", "Күп парлы" һәм башка уеннар башланды. Балалар да бик теләп уйнадылар. Бәйрәм күмәк җыр һәм биюләр белән тәмамланды. Чара күңелле үтте, чын авыл бәйрәменә әйләнде. Һәркем оештыручыларга сыйныфташлар, дуслар белән очрашу мөмкинлеге тудырганнары, җылы кичке уен өчен рәхмәт әйтте.
Халыкара дуслык көне якынлаша. Шул уңайдан Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Укытучы һәм остаз елы кысаларында 18 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Әйдәгез дус яшик” дигән балалар концерты оештырдылар. Чара мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балаларны берләштерде. Концертны иҗади номерлар, яңа талантлар, күңелле кәеф озата барды. Балалар биюләр, дуслык, туган як турында җырлар, патриотик шигырьләр башкардылар, догалар укыдылар. Балаларның чыгышлары онытылмаслык булды. Тамашачылар кечкенә артистларны озак һәм җылы алкышларга күмделәр.
Халыкның иң яхшы гореф-гадәтләренең берсе – милли уеннар. Барлык заманнарда да халык балаларга сәламәт, кыю булып үсәргә булыша торган уеннар уйлап тапкан. Уен ул күңел ачу чарасы гына түгел. Ул балаларны милли җанлы итеп тәрбияләүдә дә зур роль уйный. 16 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Uen Fest" проекты кысаларында балалар белән балалар уеннары онлайн-марафонында катнаштылар. Видеога “Кишер, кишер, кәбестә” уены төшерелде. Балалар бик теләп уйнадылар, үзләренең җитезлекләрен, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
14 июль көнне Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елына “Пушкин картасы” проекты кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тальян моңнары” дигән мастер – класс үткәрделәр. Тальянда уйнау авыл халкы арасында һәрвакыт хөрмәтләнгән. Күп кенә җирләрдә тантаналар хәзер дә тальян белән үтә. Чарада катнашучылар милли музыкаль инструмент - тальян тарихы белән таныштылар. Балаларга төрле күнекмәләр күрсәтелде. Тальянда уйнау алымнары, тавыш өстендә ничек эшләргә, мехны ничек йөртергә кирәклеге аңлатылды. Балалар иң гади көйләрне өйрәнә башладылар.
Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә почта хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре – Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 12 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Безнең яраткан хат ташучы” дигән мәгълүмат сәгате үтте. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, газета – журнал, хат алу электән шатлык, бәйрәм булганын белделәр. Аннан хат ташучы һөнәре турында сөйләштеләр. “Конвертик”, “Почта ящигы” пазллары җыйдылар, тематик викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында “Хат ташучы” җырын тыңладылар.