«Тәмәке тарту – үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә зыян»дигән профилактик әңгәмә
Тәмәке тарту һәм яшьләр - бик җитди проблема , медицина проблемасы гына түгел, социаль проблема да.23 ноябрьдә клубта тәмәке тартудан баш тартуны пропагандалау буенча яшьләр белән «Тәмәке тарту – үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә зыян»дигән профилактик әңгәмә узды.Әңгәмә барышында тәмәке тартуның коточкыч нәтиҗәләре , тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел , тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерүе турында мисаллар китерелде . Аерым пунктта көнкүрештә "имин" дип аталган электрон тәмәке тарту мәсьәләсе яктыртылды .
Яшьләр бик рәхәтләнеп сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алыштылар , һәм чара ахырында барлык катнашучылар сәламәтлек – һәр кеше тормышында иң мөһиме дигән нәтиҗәгә килделәр.
концерты
22 ноябрь көнне, Кече Кибәче авыл клубында, Олы Нырты авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре " Туган җиргә кайтты кайтмаганнар" Хәтер китабы" на төренеп" дигән исем астында иҗат- отчет концерты куелды.Күргәзмә өлешендә Бөек Ватан сугышына, Афганистан, Чечня , махсус операциягә багышланган тарихи истәлекләр халыкка тәкъдим ителде. Сәхнәгә куелган һәрбер күренеш - ул елларның дәхшәтен , авырлыгын тасвирлады.Экранда барган презентация дә исә, сугыш вакытындагы авырлыкларны җиңеп чыккан, көчле рухлы халкыбызга дан җырланды. Патриотик рухта әзерләнгән концерт- һәркемнең йөрәгендә Туган илебезгә карата горурлану хисләре уятты. Ахырдан, Саба мәдәният бүлеге начальнигы Загидуллин Рөстәм Фидаиль улы оештыручыларга , килгән тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде.
Халыклар бердәмлеге көне-Россия территориясендә яшәүче халыкларның патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек бәйрәме. Ул Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы белән бәйле. Чабья-Чурчи авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик сәгать узды. Һәм "Бердәмлектә безнең көч"балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Ахырда «4 ноябрь-Халык бердәмлеге көне"газетасын(буклетын) чыгарылды.
30 октябрь көнне Чабья - Чурчи авыл клубында сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортның файдасына багышланган «Спорт - ышанычлы, тугры дус» дигэн сәламәтлек сәгате узды. Спорт – ул тормыш икәнен барысы да белә. Спортның балалар өчен файдасы шик тудырмый. Яхшы форма саклап калу һәм авырмас өчен спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә һәм чыныгырга кирәк. Бу хакта Чабья- Чурчи авыл клубы һәм Олы нырта авыл китапханәсе мөдире чарада катнашучылар белән әңгәмә корды. Балалар һәм өлкәннәрдән торган ике команда туп, шарлар, кеглиләр белән спорт эстафеталарында катнашты. Китапханәче катнашучыларга сәламәтлек турында китаплар һәм журналлар тәкъдим итте.
25 октябрь-Олы Нырты мәдәният йорты,китапханәче, Иске Икшермә , Лесхоз мәдәният йорты мәдәният йортлары мөдирләре,китапханәче, Язлы Арташ, Чабья-Чурчи,Тенеки авыл клублары мөдирләре "Урман әкияте " ял итү үзәгендә традицияләрне саклау максатыннан оештырылган “Керәшен туе" этнотурасында катнаштылар. (Крашен туе.Туй әйлән-бәйлән: традиция буенча этнотур).Әлеге проектның максаты-республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли гореф-гадәтләрен ,мәдәниятен торгызу, милли киемнәр , бизәнү әйберләре ,көнкүреш әйберләре, милли ашлар аша халыкка җиткерү.Бүгенге проектта катнашкан кунаклар "керәшен туе"йоласында турыдан-туры катнаша алдылар. Бу туйда без үзебезне яучы , кияү һәм кодага ролендә сынап карадык.Бүген без юкка чыгып баручы милли туй йоласының җыр-биюләр белән чын кунаклары булдык.
24 октябрьдә авылдашлар белән "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасынын Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән берлектә юл хәрәкәте һәм урам куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган «Өлкәннәр өчен юл хәрәкәте иминлеге» дигэн мәгълүмати программасында катнаштык. Уен формасында катнашучылар юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында таныштылар һәм белемнәрен ныгыттылар. Чарада катнашучылар белән «Хәрәкәт кагыйдәләрен исеңә төшер» викторинасы, «Юл билгесен җый», «Автомульти станциясе», «Кроссвордлар чишү», «Мәкальләрнең яртысын тоташтыр» дигән танып - белү уеннары үткәрелде. Аннары катнашучылар вәкилгә сораулар бирделәр, юлда үз-үзләрен тотышлары турында сөйләделәр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Очрашу азагында Гүзәл Нәзиф кызы мәгълүмати буклетлар һәм истәлекле бүләкләр өләште
Көз-елның иң матур чоры. Көз җитү белән барысы да үзгәрә, әйтерсең рәссам табигатьне бөтен буяулар гаммасы белән бизи. Җәй, әлбәттә, искиткеч вакыт, әмма көз җитү белән бөтен дөнья үзгәрә кебек. Ул тагын да яктырак һәм төслерәк була бара! Төсләр үзара үрелеп, Көзнең алтын буяуларын барлыкка китерә. Агачлар аның бөеклегенә буйсынып баш ияләр һәм бөтен җирдә алтын яфракларын җәя башлыйлар.
Һәм шундый искиткеч чорда клубта «Көзнең якты буяулары» дип исемләнгән рәсем нәр күргәзмәсе оештырылды
19 октябрь көнне Чабья-Чурчи авыл клубында әтиләр көненә багышланган «Әтиләрне яратабыз...» дигән күңел ачу программасы үткәрелде. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, әтиләренә карата ягымлы һәм җылы сүзләр әйттеләр, әтиләре турында табышмаклар белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Клуб мөдире мавыктыргыч конкурслар, күңел ачулар, уеннар әзерләде, анда әтиләр һәм балалар бик теләп катнаштылар. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлектә, тизлектә, иҗади фикерләүдә күрсәттеләр. Бәйрәм катнашучылар өчен бик кызыклы, күңелле һәм дәртле булды. Барысы да күтәренке кәеф алды
1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу өлкән буынга ихтирам һәм рәхмәт белдерү, аларның ихтыяҗларына игътибар итү һәм бу көнне җылы һәм истә калырлык итү өчен сәбәп.Чабья-Чурчи авыл клубы бәйрәм өстәле артында өлкәннәр «Тормыш көзе алтын булсын» дигэн очрашу оештырды . Очрашу җылы сүзләр, оештыручыларның котлаулары белән башланып китте. Аннары кунаклар өчен яшьлек җырлары язылган музыкаль номерлар тәкъдим ителде.Эбиләр һәм бабайлар бер-берсе белән аралаша, шатлыкларын уртаклаша, бии һәм хәтта яраткан җырларын башкара алдылар. Яшьлек еллары искә төште, төрле тормыш тарихлары сөйләнде. Бәйрәм күңелгә ятышлы һәм өйдәгечә гади булды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
27 сентябрьдә Чабья-Чурчи авыл клубында "Кулланучы һәм аның хокуклары" дигэн мәгълүмати сәгате узды. Чарага "Үз хокукларыңны якларга өйрән!" дигән күргәзмә оештырылды,Анда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы файдалы мәгълүмати материал тәкъдим ителде. Шулай ук Шиһабиева Ф.А. чарада катнашучыларга кулланучылар хәрәкәте тарихы, кулланучының закон белән беркетелгән хокуклары, товар сатып алганда күңелсезлекләрдән саклану өчен һәр кулланучы белергә тиеш булган кагыйдәләр турында сөйләде. Чара барышында "Кулланучы әлифбасы" презентациясе күрсәтелде һәм "Кулланучы, үз хокукларыңны бел!”дигән белешмәлек таратылды