Дөньяда бик күп гаҗәеп бәйрәмнәр бар. Аларның берсе-Шарлотка һәм көзге пироглар көне, ул сентябрьдә теләсә кайсы көнне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм, мөгаен, тәм-том сөючеләр тарафыннан уйлап чыгарылган булгандыр. Аны Россиядә генә түгел, күп кенә башка илләрдә дә билгеләп үтәләр. Бу көнне кешеләр гадәттәгечә шарлоткалар һәм башка бәлешләр пешерәләр. Бу төрле ризыкларның тәмен татып карау,вакыт үткәрү өчен менә дигән сәбәп.10 сентябрьдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Көзге пироглар бәйрәме»дип исемләнгән тәмле кич утыру оештырдылар. Алып баручы бәлешләрнең, пирогларның тарихы, аларның төрләре, пешерү белән бәйле халык билгеләре һәм йолалары турында сөйләде. Төрле эчлекле пирогларның үз атамалары булган: балыклы, кәбестәле, курниклар һ.б. Русьта пироглар бәйрәм ризыгы булып саналган һәм бәйрәм итү көненә карап төрлечә әзерләнгән. Бәйрәмдә катнашучылар аппетитлы пирогларның тәмен бәяли алдылар. Алар шулай ук конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар һәм уеннар уйнадылар. Чара азагында, кунакчыллык традициясе буенча, барысы да хуш исле камыр ризыклары белән чәй эчәргә җыелдылар. Бәйрәм барлык катнашучыларда да күтәренке рух, яхшы кәеф калдырды.