5 сентябрьдә Шекше авылы мәйданында Саба районында яшәүче татар, рус, удмурт, чуаш, керәшен, башкорт һәм мари милләтләре вәкилләреннән торган"Бер дулкында» милли мәдәниятләр фестивале узды. Бәйрәмне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Гарипов мондый чараларның җәмгыятьне рухи яктан баетуы һәм тарихи тәҗрибәне буыннан-буынга күчерүе мөһимлеген ассызыклады.Кунакларны Икшермә, Иштуган, Шекше авыллары һәм Кырбаш авылы клубы иҗат коллективлары чыгышлары сөендерде.Иштуган мәдәният йортының удмурт "Тюрагай" фольклор коллективы чыгыш ясап Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.