2026 елның 4 сентябрендә Казанда беренче тапкыр «Россия халыкларының традицион костюмы»Бөтенроссия фестивале ачылды. Бу мөһим мәдәни вакыйга Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Оештыручылар арасында-В.Д. Поленов исемендәге Россия Дәүләт халык иҗаты йорты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге. Фестиваль бөтен илдән килгән осталарны, рәссамнарны һәм коллективларны берләштерде. Соңгы дүрт елда ясалган костюм һәм курчак коллекцияләре конкурсы үзәк вакыйга булды. Программага шулай ук күргәзмәләр, ярминкәләр, гала-концерт һәм конкурс эшләренә аналитик күзәтү кертелгән. Катнашучылар-иҗат коллективлары (остаханәләр, һөнәрчелек йортлары, мода һәм костюм театрлары), гаилә коллективлары, шулай ук шәхси осталар, рәссам-модельерлар, студентлар һәм иҗат белгечлекләре укытучылары. Керәнне, Иштуган һәм Лесхоз авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә, Саба балалар мәктәбе укытучысы А. З. Мөбарәкҗанова әлеге мөһим мәдәни вакыйгага тамашачылар ролендә катнашу бәхетенә иреште.