Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясендә матур чәчәкләр утырттылар, чәчәк миксы белән чәчәк түтәлләре ясадылар , чәчәк дизайнына креатив һәм винтаж нотасы өстәгән декоратив эшләнмәләр куйдылар, аны уникаль һәм истә калырлык иттеләр. Чәчәкле үсемлекләр арасында ампельле һәм күп чәчәкле петунияләр утыртылган вазоннарны, төрле төстәге колеус яфраклары белән кушылган сөйкемле агератумны, үзенчәлекле флоксларны, сөйкемле сальвияләрне, шат георгиннарны һәм йолдызчык —космеяларны күрмичә булмый! Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта сары күзле бархатцылар, календула утлары,төрле төстәге цинния һәм мальвалар, лаватералар белән чәчәклекләр эшләнгән. Бу матур чәчәклекләр бистә халкын һәм кунакларын җәйнең якты буяулары белән сөендерә, һаваны чәчәкләр исе белән тутыра, территорияне матур һәм уңайлы итә!Мәдәният хезмәткәрләренең уртак хезмәте халыкка ял итү өчен уңайлы шартлар тудырды, авыл мәдәният йортының чиста, каралган территориясе күзне сөендерә.