25 августта Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар.Миннеханов н.М. исемендәге дендрология бакчасында, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее, «Кыңгырау"музеенда булдык.Беренче эш итеп "Ябалакка кунакка" киттек. Анда Әкият йортларын, һөнәр йортларын, оранжереяны карадык. Экскурсиядә катнашучылар дендрология бакчасында үсемлекләрнең һәм агачларның күп булуына сокландылар. Биредә урман хуҗалыгының хезмәт сөючән хезмәткәрләре Ерак Көнчыгыш, Европа һәм Азиядә үсә торган күп төрле үсемлекләр утыртканнар. Бакчада банан һәм ананасларның ничек үсүен үз күзләрең белән күрергә, кактус коллекциясенә сокланырга, пальма фонында фотога төшәргә һәм балыкларны күзәтергә мөмкин.Дендрарий аллеялары буйлап йөргәннән соң Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Музей экспонатлары буенча «Саба урман хуҗалыгының үсеш тарихы»,«Саба урман хуҗалыгының хайваннар дөньясы» ,«Картиналар галереясе»бүлекләре буенча танышу экскурсиясе үткәрелде.Аннары Лесхоз бистәсенең район мәдәният йортында урнашкан «кыңгырау " музеенда булдылар. Лесхзоз мәдәният йорты хезмәткәре кунакларны җылы каршы алды һәм кыңгырауларның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, музейның барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Алар кыңгырауларның – православие диненең генә түгел, ә кою осталыгының да кыйммәтле тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре булуын белделәр. Һәр кыңгырау үзенең кабатланмас уникаль яңгырашына ия. Музейга барып, катнашучылар кыңгыраулар турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, кыңгырау тавышын рәхәтләнеп тыңладылар.Аннары агач кашыкларны буядылар.Экскурсия катнашучыларга бик ошады. Табигатькә сокланып, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнеп, алар күңелләре белән дә, тәннәре белән дә рәхәтләнеп ял иттеләр.