Ел саен 29 апрельдә бөтен дөньяда Халыкара бию көне билгеләп үтелә. Ул бу сәнгатьнең барлык юнәлешләрен генә түгел, кешеләрне дә дуслык хакына берләштерә, аларга барысына да аңлаешлы бер телдә — бию телендә сөйләшергә мөмкинлек бирә. Лесхоз мәдәният йортында әлеге вакыйганы бәйрәм иткән көнне тәҗрибәле хореограф Прудаева М.В. «Бию-күңел теле» дип исемләнгән бию мастер - классы үткәрде. Мастер-класс программасында катнашучыларны хореография сәнгатенең барлыкка килү тарихы белән танышу, рус халык биюләре элементларын өйрәнү көтә иде. Әлеге мастер-класста катнашучыларның барысы да уңай энергия тупладылар һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар белделәр.