"Тукай-милләтем горурлыгы" - әдәби кичә

2026 елның 26 апреле, якшәмбе

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Быел, яраткан язучыбызның 140 еллыгы уңаеннан, балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, Лесхоз мәдәният йортында "Тукай-милләтем горурлыгы" дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Кичә, балалар башкаруында, "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып китте. Тамашачылар һәм катнашучылар зур кызыксыну белән шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, аның балачагы һәм әдәбиятка юллары турында күп яңалыклар белделәр. Балалар чыгышы бәйрәмнең иң якты мизгеле булды, алар шагыйрьнең танылган әсәрләрен тәкъдим иттеләр. "Шүрәле" һәм "Су анасы" кебек әкият геройлары белән уеннар уйнадылар. Кичә Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Менә инде бер гасыр дәвамында ул телләрдән төшмичә укыла, ничәмә-ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә hәм киләчәктә дә тәрбияләнер. Гомумән алганда, безнең бөтен әдәбиятыбыз гына түгел, милли сәнгатебезнең төрле жанрлары да Габдулла Тукай исеменә барып тоташа. Тукай чын мәгънәсендә татар милләтенең горурлыгы, йөзек кашы. Чара йомгагы булып, бәйрәмдә актив катнашучылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International