24 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре татар телендә белемне тикшерү буенча "Татарча диктант-2026"бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар. Диктантның темасы Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Бәхет»әсәреннән өзек булды. Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктант язуда теләгән һәркем үз көчен сынап карый алды. Ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант" акциясе дөрес язуны, әдәби татар телен белүне арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарның үз-үзен тикшерүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.