«Тозлы бәхет» театральләштерелгән тамаша

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тозлы бәхет» театральләштерелгән тамаша булды. Чараны Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән китапханәләре һәм ШЛПУМГ хезмәткәрләре оештырды. Шулай ук үзешчәннәр һәм Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме катнашты. Тамаша «Печән базары» прологыннан башланып китте, анда кечкенә Тукайны саталар иде. Тамашаның беренче өлешендә Кырлай авылы тормышы күрсәтелә, шулай ук Зәйтүнә белән Тукайның мәхәббәте темасы да күтәрелде. Икенче өлештә «Шарык» клубы күрсәтелде, анда Тукай шигырьләре укылды һәм татар халык җырлары җырланды. Бу вакыйга Тукайның үлүе һәм аның иҗатының кешеләр йөрәгендә мәңгегә калуы белән тәмамлана. Театральләштерелгән тамаша рухи шигырьләр, Г.Тукай чоры җырлары, татар биюләре белән чиратлашып барды. Тамашачылар белән антракт вакытында викторина үткәрелде, анда һәр катнашучы бүләкләр алды. Соңыннан барлык катнашучылар Г.Тукайның «Туган тел» җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International