«Балачак-иң яхшы планета»

2026 елның 1 марты, якшәмбе

1 март көнне Эзмә мәдәният йортында балалар өчен «Балачак-иң яхшы планета» исемле күңелле уен программасы үтте. Чара башында балалар кызыклы биремнәр белән карточкалар алдылар, аннары командаларга буленеп, төрле этаплы эстафеталарда катнаштылар. Күңелле уеннар балага физик үсеш, иҗат һәм эмоциональ халәт кебек төрле өлкәләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Уртак уеннар-балалар өчен дуслык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый уеннар барышында алар юл куярга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм шатлыкны уртаклашырга өйрәнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International