"Кышкы спартакиада - 2026"

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

11 февральдә Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның беренче көне башланды. Бу ярышларны Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре ачты һәм музыкаль бизәде. Спорт уеннары программасына бүген өстәл теннисы, мас-рестлинг һәм аркан тарту буенча ярышлар кертелгән. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International