18 январь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар өчен «Әкиятләр дөньясына чум» исемле күңелле уен программасы үтте. Чара башында балалар кызыклы биремнәр белән карточкалар алдылар, аннары командаларга бүленделәр һәм төрле этаплы эстафеталарда катнаштылар. Күңелле уеннар балага физик үсеш, иҗат һәм эмоциональ халәт кебек төрле өлкәләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Уртак уеннар-балалар өчен дуслык мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый уеннар барышында алар юл куярга, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм уртак шатлыкны уртаклашырга өйрәнәләр