Яңа ел-әкият һәм тылсым бәйрәме, могҗиза һәм бүләкләр, яңа өметләр һәм иң яхшы һәм якты нәрсәләргә ышаныч бирә торган бәйрәм. 13 январь көнне Эзмә мәдәният йортында «Иске елны озатабыз»дип исемләнгән Яңа ел чарасы булып узды. Программада тамашачылар белән лотерея билетлары уйнатылды, алар концерт номерлары һәм күңелле конкурслар белән чиратлашты. Чарада шулай ук Мичәнбаш авыл клубы хезмәткәрләре дә катнашты. Бу яңа ел кичендә чарага килгәннәрнең барысы да бүләкләр һәм яхшы кәеф белән китте.