17 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Яңа ел бәйрәме булып узды. Яңа ел чарасы Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре оештырган тамаша белән башланып китте. Анда шулай ук Нырты, Сатыш, Шытсу һәм Курсабаш авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Тамашалар концерт номерлары белән чиратлашып барды.