«Кайдан бәла килә»- гражданнар оборонасы буенча әңгәмә

2025 елның 13 декабре, шимбә

13 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында яшүсмерләр белән «Кайдан бәла килә»дип исемләнгән Гражданнар оборонасы буенча әңгәмә үтте. Балалар белән күп нәрсәләр, урамдагы куркынычлар, террорчылык төрләре, бәладән ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләштеләр. Җинаятьләр кылып, террорчылар хастаханәләр, мәктәпләр, торак йортлар, театрлар, концерт мәйданчыклары, базарлар, җәмәгать транспорты кебек үзләре өчен куркынычсыз урыннарны сайлыйлар. Алар кисәтүсез, бәйрәмнәр, спорт һәм башка массакүләм чаралар вакытында терактлар ясыйлар. Бәла теләсә кайсы вакытта килергә мөмкин, һәм теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер булу, шулай ук берләшә һәм бер-береңә ярдәм итә белү мөһим

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International