21 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Мин беркайчан да тәмәке тартмаячакмын»дигән профилактик сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучылар белән тәмәке тарту - кеше сәламәтлегенә иң зур куркыныч, тәмәке тартуның организмга йогынтысы, тәмәке тартуның бәйлелеккә китерүе турында сөйләштеләр. Әңгәмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, кешенең яшәү рәвешен үзе сайларга хокукы бар, һәм хобби, Спорт белән шөгыльләнү, яраткан эше, адекват дуслар - болар барысы да кешене зарарлы гадәтләрдән коткара. Оештыручылар яшүсмерләрне кызыктыргыч тәкъдимнәрдән баш тартырга ярдәм итә торган алымнарга өйрәтте. Профилактика сәгате ахырында барлык катнашучыларга да тәмәке тартуның зыяны турында белешмәләр бирелде.