22 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йортында «Аек дөнья» тренинг элементлары белән әңгәмә үткәрелде.Чараның максаты-яшүсмерләр арасында алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, аның организмга зарары турында мәгълүмат бирү. Төп бурыч сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Балаларга спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына, бигрәк тә яшь вакытта, зыяны турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук алкогольгә бәйлелеккә китерергә мөмкин булган начар гадәтләр һәм шартлар турында да сөйләнелде. Күрсәтмә агитация күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау үткәрелде әңгәмә барышында балалар алкогольгә бәйлелеккә кагылышлы мәсьәләләрдә үзләренең белемнәрен махсус эшләнгән «Белем - Тормыш»тесты ярдәмендә күрсәттеләр. Аннары катнашучылар алкоголизмнан интегүче кешеләргә ярдәм хатлары яздылар. Бу бирем балалар арасында актив фикер алышу уятты - алар уртак сыйфатлар таптылар, бәйле кешеләрнең сыйфатлары һәм аларның характерлары турында фикер алыштылар.Әңгәмә тәмамлангач, укучылар киләчәктә нинди яшәү рәвешенә иярәчәкләрен, ни өчен сәламәт рухны һәм сәламәт тәнне саклап калырга кирәклеген үзләре өчен яңа һәм файдалы нәрсәләр белүләре турында уртаклаштылар.