11 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Садыйкова Г.Х. «Теремок» балалар бакчасының өлкәннәр төркеме балалары өчен «100 советов для здоровья» дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрде. Әлеге чара балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллау формалаштыруга һәм аны үтәргә мотивация булдыруга юнәлдерелгән иде. Чара башында алып баручы балаларны «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән төшенчә һәм аның төп компонентлары белән таныштырды. Балаларга актив катнашырга һәм сәламәтлек турында үз белемнәре белән уртаклашырга тәкъдим ителде. Алган мәгълүматны ныгыту өчен «Стартка!» дигән обручлар һәм кеглялар белән хәрәкәтле уеннар оештырылды. «Спорт һәм мин иң яхшы дуслар» дигән музыкаль күнегү чарага позитив һәм энергия өстәде. Сәламәтлек сәгате барышында балалар дөрес туклану, гигиена, физик активлык һәм көн режимы турында файдалы киңәшләр алдылар. Әлеге чара уен формасында узды һәм балаларда сәламәт яшәү рәвешенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.