«Гөрләп яшә, Татарстан!» бәййрәм концерты

2025 елның 30 августы, шимбә

30 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә «Гөрләп яшә, Татарстан!» Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Тантаналы чара Шәмәрдән мәдәният йорты һәм «Ritmix» халык бию төркеме хезмәткәрләре оештырган «Мин яратам, сине Татарстан» җыры белән башланып китте, шулай ук Шәмәрдән китапханәләре хезмәткәрләре дә катнашты. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасында «Наш двор» программасын тормышка ашыруга һәм Шәмәрдән авыл җирлеген төзекләндерүгә бәһасез өлеш керткән актив кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Концерт программасын Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр катнашында һәм «Тулган ай» фольклор коллективы белән тәкъдим иттеләр. Тамашачылар төрле уеннарда һәм викториналарда актив катнаштылар. Кичәне Казан шәһәреннән чакырылган артистлар Альбина Апанаева һәм Гөлүс Хәбибрахманов матур чыгышлар белән дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International