Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
февраль, 2026 ел
"Сэламэтлек азбукасы"-викторина
Чара барышында начар гадәтләр, витаминнар, дөрес туклану, көн режимы турында фикер алыштылар. Сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, дип сөйләделәр. Балалар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр. «Спорт һәм туклану», «Сүзләр тап»викториналарында һәм конкурсларында катнаштык. Үткәрелгән чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча тиешле белем, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.
24
февраль, 2026 ел
«Шахмат сәнгате»
Бүгенге көндә миллионлаган кеше спорт белән шөгыльләнә. Спорт төрләре бик күп. Иң мавыктыргычларының берсе-шахмат уеннары. 24 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Шахмат сәнгате» исемле уеннар булып узды. Шахмат-вакытны файдалы уздыруның менә дигән ысулы, алар хәтерне күнектерә, логик фикерләүне яхшыртырга ярдәм итә, сабырлык һәм тырышлыкны үстерә. Шахмат уйланылган карарлар кабул итәргә, мәгълүматны анализларга һәм максатка ирешүнең оптималь юлларын табарга өйрәтә.
“Батыр егет – ил күрке” - бәйрәм кичәсе
21 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Батыр егет – ил күрке” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х. котлавы белән башланып китте. Китапханәче тарафыннан тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең икенче өлешендә “23 сорау” дигән интеллектуаль уен оештырылды. Катнашучылар армия темасыны булган сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар җырладылар, солдатта булганнар армия тормышы турында сөйләделәр. Кичә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
23
февраль, 2026 ел
Концерт ко Дню Защитников Отечества.
23 февраль көнне Туктар авыл клубында китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты , сәнгать сөючеләр белән берлектә. үзешчәннәр "ил терәге-ир ат."Ватанны саклаучылар көненә. Бу тантаналы көнне тамашачыларга бәйрәмнең патриотик рухына чуму, үз Ватаннары өчен горурлык хисе кичерү мөмкинлеге туды.Программа СВО геройларына багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгыраган махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган иде. Катнашучылар бер минут тынлык белән барлык һәлак булган геройларны искә алдылар. Программада танылган һәм күптән яраткан җырлар да, дәртләндергеч – яңа җырлар да яңгырады! Концерт программасы күңелле, кызыклы һәм бер сулышта үтте! Барлык катнашучылар бәйрәмнән канәгать калдылар, зур ләззәт, көчле энергия һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Катнашучылар-25, Тамашачылар-57.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз