«Героев помним имена» әңгәмә

2025 елның 26 августы, сишәмбе

26 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Садыйкова Г.Х. Россиянең Хәрби дан көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Героев помним имена» дигән әңгәмә үткәрде. Чара патриотизм, үз илебез тарихына һәм Ватан геройлары истәлегенә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Әңгәмә барышында балалар рус солдатларының төрле тарихи чорлардагы батырлыклары, Хәрби батырлык һәм фидакарьлекнең әһәмияте турында белделәр. Әңгәмә тематик иллюстрацияләр һәм видеоматериаллар күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Чара азагында балалар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International