«Арбузная вечеринка» мәгълүмат сәгате

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

4 августта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья Карбыз көненә багышланган «Арбузная вечеринка» дигән мәгълүмат сәгате оештырды. Чара алып баручы сөйләгән карбызның кыскача тарихы белән башланып китте. Кунаклар бу тәмле җимешнең кайдан килгәнен, аны ничек үстерүләрен һәм аның нинди үзлекләре барлыгын белделәр. Балалар «Самый быстрый арбузный едок», «Нарисуй арбуз», «Найди косточку» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Чара барышында «День арбуза» стена газетасы рәсмиләштерелде. Чара ахырында барлык балалар да тәмле һәм татлы карбыздан ләззәт алдылар. Балалар күңелле бәйрәм һәм тәмле карбыз тәэсирләре белән канәгатьләнеп өйләренә кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International