14 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен Бөтендөнья бал көненә багышланган «Сладкий мед» дигән мавыктыргыч танып-белү сәгате уздырылды. Чара башында балаларга балның тарихы, төрләре һәм файдалы үзлекләре турында танып белү хикәясе тәкъдим ителде. Алга таба уен формасында «Бал кояшы» һәм «Бал корты серләре» дигән кызыклы викториналар уздырылды, алар балаларның белемнәрен тикшерде. Аю һәм бал корты катнашында күңелле хәрәкәтле уеннар чарага динамика һәм шатлык өстәде. Балалар конкурсларда рәхәтләнеп катнаштылар, үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында барлык балалар хуш исле чәчәк балыннан авыз итә алдылар. Чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, бал турында яңа белемнәр бүләк итте һәм бәйрәм атмосферасы тудырды.