«Самый ловкий рыболов» ял кичәсе

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

10 нчы июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Балыкчылар көненә багышланган «Самый ловкий рыболов» дигән ял кичәсе оештырдылар. Чараны үткәрү урыны итеп үзенең матурлыгы белән җәлеп итүче Корсабаш авылының буасы сайланды. Катнашучылар, кармакларын һәм яхшы кәефләрен алып, яр буенда үз урыннарын алдылар. Көн дәвамында балыкчылар осталыкта һәм уңышта көч сынаштылар, һәрбер тотылган балыкка шатландылар. Биредә барысы да бер-берсе белән уңышлы тоту һәм җимләү серләре белән уртаклаштылар. Яшь балыкчылар өчен пикник оештырылды. Балык тоту барысына да дәрт, уңай эмоцияләр һәм табигатьтә яхшы ял бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International