«Гомерләр кайтавазы» концерт

2025 елның 20 июне, җомга

20 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Гомерләр кайтавазы» дигән концерт куйдылар. Концертта бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Ахырда ял итүче Миңнуллина А.Ш. чыгыш ясаучыларга рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International