19 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Терроризм не имеет границ» танып белү сәгате узды. Башта алып баручы балаларга террорчылыкка бәйле фаҗигале вакыйгалар һәм аларның җәмгыять өчен нәтиҗәләре турында сөйләде. Террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм гамәлләр алгоритмына аерым игътибар бирелде. Чара барышында балалар фикер алышуда актив катнаштылар, ситуацион сорауларга җавап бирделәр һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Әңгәмә балаларга экстремаль ситуацияләрдә уяулыкның һәм дөрес эш итә белүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Танып-белү сәгате азагында катнашучылар Бергәләп террорчылыкка каршы көрәш темасына багышланган стена газетасы булдырдылар. Стена газетасын булдыру бу гомумдөнья явызлыгына каршы торуда бердәмлек һәм теләктәшлек символы булды.