«Мы выбираем жизнь» акциясе

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

18 нче июнь көнне Шәмәрдәндә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында мәдәният йорты белгечләре тарафыннан «Мы выбираем жизнь» акциясе уздырылды. Акциянең төп максаты - халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркоманияне профилактикалау иде. Мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән халкына сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләренә басым ясап, мәгълүмати буклетлар тараттылар. Буклетларда спорт, дөрес туклану һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында файдалы мәгълүмат бар иде. Шәмәрдән халкы акцияне актив рәвештә хуплады, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыкларын белдерделәр.  Бу акция Шәмәрдәннең сәламәт һәм имин киләчәгенә таба тагын бер адым булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International