13 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Бөтендөнья туңдырма көненә багышланган «В летний денек, отведай холодок» дигән мастер-класс уздырылды. Чара башында катнашучыларга бу тәмле бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр. Аннары балалар иң кызыклысына – туңдырма нигезендә үзләренең сөтле коктейльләрен ясауга керештеләр. Яшь кулинарларның фантазиясе көчле булды. Залда иҗади һәм шатлыклы атмосфера хөкем сөрде, балалар тәмнәр белән бик теләп эксперимент ясадылар һәм үз шедеврларын бизәделәр. Мастер-класс балаларга яраткан тәм-том турында күбрәк белергә генә түгел, ә үзләренең кулинария осталыкларын үстерергә дә мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар да горурлык белән үз иҗатларын авыз иттеләр, бер-берсе белән тәэссоратлар уртаклаштылар. Чара җылы һәм дустанә шартларда узды, балаларда күп уңай эмоцияләр һәм татлы истәлекләр калдырды.