21 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, зур проектка нигезләнгән эшләрен дәвам итеп, сугыш чоры балалары янына барып, матур концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Тамашычыларның һәммәсе дә, гомерләрен мәктәп, балалар белән бәйләгән мөхтәрәм затлар-укытучылар иде. Аларнын сугыштан сон авыр елларда ничек итеп мәктәпкә эшкә килүләре, укучыларның авыр тормышлары турында бәян итүләре күңелләрдә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Һәр чыгыш алкышларга күмелде, ветеран укытучыларның күзләренә яшь тамчылары эленсә дә, күңелләре белән кабат үткәннәренә кайттылар, кушылып жырладылар, хэтта вальс та биеделэр. Иң мөхиме – алар бүгенге чарадан бик риза булып, кабат килүебезне үтенеп, озатып калдылар.