16 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган «Семья, согретая любовью» күңел ачу программасында җылылык һәм мәхәббәт атмосферасы хөкем сөрде. Чара барышында гаилә парлары «Пеленание ребенка», «Кухня», «Интеллектуальные вопросы», «Кто быстрее», «Съешь меня» кебек мавыктыргыч конкурсларда актив катнаштылар. Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре үзләренең музыкаль номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр, мәхәббәт һәм гаилә турында җырлар җырладылар. Гаилә парлары һәр бәйгедә бер-берсенә ярдәм итеп, үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен һәм бердәмлекләрен күрсәттеләр. Тамашачылар күңелле ярышларны рәхәтләнеп күзәттеләр һәм катнашучыларга көчле алкышлар яудырдылар. Программа азагында барлык парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар күңелле сюрприз булды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.