Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «День Победы» V Бөтенроссия патриотик фестивалендә катнаштылар. Фестивальнең максаты: сәнгати-башкару эшчәнлеге ярдәмендә гражданлык һәм милли үзенчәлекне ныгыту, рус халкының мәдәни һәм тарихи хәтерен саклау. Фестивальнең төп тематикасы-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. «Акварель» халык бию төркеме «Хореография сәнгате» номинациясендә 3 нче дәрәҗә Дипломант дипломы белән бүләкләнде, «Вокаль сәнгать» номинациясендә С.М.Фәтхуллина 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, Д.Т. Фәйрушина «Вокаль сәнгать» номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат дипломы белән, Әхмәтшина А.А. «Рәсем» номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләре Г.М. Әхмәтшина, А.И. Хуҗин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.