13 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары өчен «Феерия красок» дигән мастер-класс үткәрде. Мастер-классның максаты укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, рәсем ясауның төрле техникасы белән танышу, рәсем сәнгатенә кызыксынуны арттыру. Белгеч төп алымнарын һәм техникаларын күрсәтте, аннары укучылар практик эшкә керештеләр. Алар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен кулланып, үз картиналарын иҗат иткәннәр. Мастер-класс барышында иҗади атмосфера хөкем сөрде. Укучылар бу процесста актив катнаштылар, фантазия һәм хыяллар күрсәттеләр.