Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясе старт алды. 7 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре авыл халкына Георгий тасмасы өләштеләр. Тасманың төсләр гаммасы һәркемгә яхшы таныш: ул Бөек Ватан сугышының төп бүләкләренең берсе — «Дан ордены»н ясаганда кулланылган. Без Георгий тасмасын күкрәк төбенә бәйлибез һәм шуның белән Ватаныбыз азатлыгын саклап калган солдатларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачагын билгеләп үтәбез. Мондый акцияне уздыру яңа буынга Россия тарихында иң канкойгыч сугышта җиңү яулаган якташларының, совет солдатларының батырлыгын онытмаска ярдәм итә!