Бәйрәм чарасы мәдәният йортында "Кирәкми безгә сугыш !" дигән исем астында тантаналы концерт программасы белән башланып китте. Шекше гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Ватан һәм туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык турында патриотик җырлар башкардылар, дуслык, тынычлык. татулык турында шигырьләр сөйләделәр, бәйрәмне хореографик күренешләр белән бизәделәр.
Шекше авыл җирлегендә яшәүчеләргә район башлыгы исеменнән җылы теләкләрен Саба районы электр челтәре җитәкчесе Рөстәм Якупов җиткерде. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов тыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде. Дәһшәтле сугышка Шекше җирлегеннән 395 ир-егет чыгып китә, аларның 216 сы герой-шәһәрләрне һәм Европа илләрен азат иткәндә мәңгелеккә ятып кала. 179 кеше җиңү яулап туган якларына әйләнеп кайта. Бәйрәмнең икенче өлешендә чарада катнашучылар авыл үзәгендәге стеллага юл тоттылар. Биредә җыелган халык, мәктәп укучылары, учреждение хезмәткәрләре, Шекше авыл җирлеге һәм бәйрәм кунаклары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә кулган стелла каршына тере чәчәкләр салдылар. Шәһит киткәннәр бер минут тынлык белән искә алынды.
Бәйрәм чарасының тантаналы өлеше төгәлләнгәч, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов, Саба районы хакимиятеннән килгән вәкил Рөстәм Якупов, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән берлектә тыл ветераннары- Алан Елга авылыннан 94 яшьлек Асия апа Гайнанова һәм Сәрдә авылыннан 96 яшьлек Миннесабир ага Самигуллиннарның өйләренә барып, район башлыгы исеменнән Котлау хатлары һәм күчтәнәч пакетлары тапшырдылар. Бәйрәм чаралары Шекше авылының халык теленә "Сабантуй мәйданы" дип телгә кергән урында, Җиңү аллеясында нарат үсентеләре утырту белән тәмамланды.