1 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көнен бәйрәм итү уңаеннан «Мир, труд, май» профсоюзларының Беренче май акциясендә катнаштылар. Беренче Май акциясе кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре «Акварель» халык бию төркеме белән берлектә түбәндәге лозунгларны кулландылар: «Доблестный труд – гарантия Победы», шулай ук шарлар һәм чәчәкләр белән бәйрәм рухы тудырдылар. Чара барышында мәдәният йорты территориясендә музыка яңгырады, ә кичен бәйрәм концерты булды. Бу акция авыл халкы өчен чын бәйрәмгә әверелде, ул бәйрәм атмосферасын тудыруга һәм халык арасында бәйрәмне популярлаштыруга ярдәм итте.