«Язгы кәеф» панносы.

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

29 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Язгы кэеф»панно ясау буенча мастер - класс булып узды. Якты җылы кояш һәм яхшы кәеф балаларны язгы картинаны ясарга дәртләндерде. Төсле кәгазьдән бергәләп яфраклар, чәчәкләр кисеп алдылар, аларны пөхтә итеп паннога ябыштырдылар, эшне карандашлар белән тулыландырдылар. Һәркемнең эше бәхәсләште, чөнки аппликация дәресе - балалар иҗатының иң гади төрләреннән берсе. Ул образлы фикерләүгә өйрәтә, фантазияне һәм файдалы күнекмәләрне үстерә. Тәмамланган эшләрдә балалар Яз кебек назлы композициягә ия булдылар. Мастер - класста катнашучыларның барысы да үз эшләреннән риза булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International