27 апрель көнне Нократ Аланы шәһәренең «Җиңү» мәдәният сараенда Н.В. Худина исемендәге «Вятские выкрутасы» бөтенроссия бию фестиваль-конкурсының Гала концерты булды. Максат: сюжетлы һәм уенлы халык биюе традицияләрен саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен бердәм мәдәни киңлек булдыру. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Горский» биюе белән «Халык биюе» номинациясендә чыгыш ясады. Конкурста катнашучылар I дәрәҗә лауреат дипломы, кубок һәм сертификат белән бүләкләнделәр.