1 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә балалар өчен " Шаярып- көлеп алыйк әле !", көлке бәйрәме оештырдылар . 1 апрель-шаяру, көлү һәм яхшы кәеф көне. Бу көнне барысы да күңел ача һәм шаярта. Игелекле, күңелле көлү-ул искиткеч витамин һәм тормышның иң куәтле, иң кыйммәтле эликсиры. Бу көнне "Эллуки" балалар бакчасы балалары күңелле һәм куанычлы итеп билгеләп үттеләр . Кунакка килгән шаян клоунесслар үзләре белән кызыклы конкурслар, кызыклы эстафеталар, шаян мәзәкләр, көлкеле викторина һәм дәртле биюләр алып килделәр. Балалар бик теләп табышмакларны чиштеләр, кызыклы конкурсларда актив катнаштылар. Күңел ачулар, уеннар, биюләр, шаян аттракционнар нәтиҗәсендә бәйрәмдә җылы һәм шатлыклы атмосфера хөкем сөрде,. Бәйрәм кызыклы гомуми флешмоб белән тәмамланды