Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Хәзерге тынычсыз вакытта гражданнар оборонасы кагыйдәләрен белү аеруча мөһим. “Кисәтергә, өйрәтергә, ярдәм итәргә" - бу девиз Лесхоз мәдәният йортында гражданнар оборонасы көнен үткәргәндә төп девиз булды. Чара барышында балалар гражданнар оборонасының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, халыкны тыныч һәм сугыш чорындагы гадәттән тыш хәлләрдән саклауны тәэмин итү буенча гражданнар оборонасының төп бурычлары, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта эш итү тәртибе, саклану ысуллары һәм чаралары, Гражданнар оборонасы сигналлары һәм аларны алганда халыкның эш итү тәртибе турында белделәр. Әмма, иң мөһиме, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, балаларның барысы да шуны истә калдырдылар: кыйммәтле вакытны югалтмаска, белемнәреңнән дөрес файдаланырга, үзеңә һәм башка кешеләргә иң аз югалтулар белән килеп туган вәзгыятьтән чыгарга ярдәм итәргә кирәк.