7 март көнне Сулэ авыл клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия).
Комедиянең вакыйгалары гади генэ гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул Безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, шулай ук образларына чын кунелдэн кереп уйнаулары залда утырган тамашачыларда соклану уятты.