Берничә сәгатькә телефоннан баш тарту ниятеннэн авыл клубында өстәл уеннары һәм аралашу белән балалар һәм яшүсмерләр, хәтта өлкәннәр өчен ял кичәсе утте. Күңелле көрәшләр, иҗади сынаулар һәм интеллектуаль бәхәсләр һәркемгә үз сәләтләрен күрсәтергә һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алырга мөмкинлек бирде.Өстәл уеннары-күңел ачу гына түгел, балалар һәм яшүсмерләр өчен үз белемнәрен киңәйтү, командада эшләргә өйрәнү һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге дә ул. Шатлык һәм илһам атмосферасы тудырдык, анда һәркем үзен герой итеп тоя ала иде.