27 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Әкияттә кунакта» уен программасы үткәрелде. Мәдәният йорты бусагасыннан балаларны музыка һәм биюләр белән әкият геройлары Песи белән Үгез каршы алды. Чара төрле биремнәр яшерелгән тылсымлы сандык табудан башланды. Күңел ачу барышында балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, матур пазл – рәсемнәр җыйдылар, табышмакларга җаваплар таптылар һәм кроссвордлар чиштеләр. Балалар әкияти тылсым атмосферасына чумып, уен программасының барлык биремнәрен дә рәхәтләнеп үтәделәр һәм әкиятләр турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Чара күңелле һәм мавыктыргыч узды. Барлык катнашучыларга да татлы призлар тапшырылды.